ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 август 2022, 12:50

Август киңәшмәсенең пленар утырышы үтте

Билгеле булуынча, 17 августта район педагогларының август киңәшмәсе башланды.

Август киңәшмәсенең пленар утырышы үттеАвгуст киңәшмәсенең пленар утырышы үтте
Август киңәшмәсенең пленар утырышы үтте

17-18 август көннәрендә алар секцияләргә бүленеп эшләделәр. 23 секция эшчәнлегендә район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хезмәт салучы 444 педагог катнашты. Бу утырышларда көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Бүген, 25 августта, район мәдәният йортында август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Аның эшчәнлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев, Башкортстан Республикасы Башлыгының Муниципаль берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәлеге начальнигы Ю.А.Коземаслов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе урынбасары Р.А.Шаһапова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты И.М.Усманов, республиканың халык артисты, Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның Халыкара җәмәгать берләшмәләре каршындагы демография, сәламәтлек саклау һәм гаилә буенча комиссиясе әгъзасы М.М.Зәйнетдинов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча Туймазы, Бакалы, Чакмагыш һәм Шаран районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Р.Г.Әхмәдишина, Чакмагыш районы прокуроры вазыйфасын башкаручы В.В.Уваров, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буена урынбасары С.Ф.Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Р.З.Балягова, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, педагоглар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас