ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 август 2022, 12:30

Кино дөньясына сәяхәт

27 августта Русиядә кино көне билгеләнә. Бу – кинематографистларның, Русия киносын яратучыларның, аны хуплаучылар һәм үз итүчеләрнең бәйрәме.

Кино дөньясына сәяхәтКино дөньясына сәяхәт
Кино дөньясына сәяхәт

Әлеге бәйрәм алдыннан Чакмагыш Балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре Гаилә ялы паркында “Китап форматындагы кино” дип исемләнгән әдәби чара оештырды. Кино дөньясына сәяхәт аның тарихы белән танышудан башланды. Чара барышында балалар Русиядә кайчан беренче фильмның премьерасы булуын һәм ул нинди фильм икәнен белделәр. Артабан очрашу кино һәм мультфильмнар төшерүчеләр турында әңгәмә белән дәвам итте. Кино сәнгатендә режиссер һөнәре бар. Балалар бу һөнәр турында күп кызыклы мәгълүмат белде, аның сизгер җитәкчелеге ярдәмендә кино төшерү процессы баруын аңлады. Әңгәмәдән соң китапханәче Гөлнара Китапова китап укучылар белән берничә этаптан торган “Мультфильм героен таны”, “Әкияти табышмаклар” һәм “Фильм-әкиятне тап” викториналарын үткәрде. Яшь китап укучылар биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Чара бик кызыклы һәм фәһемле килеп чыкты. Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш Балалар модельле китапханәсенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас