

Ведомство мәгълүматлары буенча, 25 августка 173 пациент стационарда дәвалана, шул исәптән 121е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 11 кеше авыр хәлдә, бер пациент ИВЛга тоташтырылган. COVID-19дан амбулатор дәвалануны 1582 кеше уза, шуларның 474е – өлкән яшьтәге кешеләр. Узган тәүлек эчендә 200 пациент дәваланганнан соң өйләренә озатылган, тәүлек эчендә COVIDтан үлем очраклары теркәлмәде. Тәүлек эчендә пневмония белән авыручы 13 кеше ачыкланган, шушы диагноз куелган 15 пациент дәваланып савыгып чыккан. Башкортстанда узган тәүлектә 14 890 кеше вакциналау процедурасын узган. Республикада барлыгы 3 154 722 кеше (127%) коронавирус инфекциясеннән беренче компонент белән вакциналаштыру үткән, 2 894 120 кеше (116,5%) аны тулысынча тәмамлады. Беренче компонент белән вакциналаштырылган 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны 943 567 кеше тәшкил итә, икенчесе белән – 864 409. Шулай ук беренче компонент белән 9 155 бала вакциналау узды, 8 060 бала икенче компонентны алды. Ревакцинация үтүчеләр саны – 787 763. Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.