ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Төрлесеннән
25 август 2022, 12:35

Җәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды Бүген, 25 августта, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчкәләр фестивале үтте. “Җир чәчәкләр белән елмая” дип исемләнгән бу күркәм чарада районның барлык авыл биләмәләр

Бүген, 25 августта, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчкәләр фестивале үтте.

Җәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды  Бүген, 25 августта, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчкәләр фестивале үтте. “Җир чәчәкләр белән елмая” дип исемләнгән бу күркәм чарада районның барлык авыл биләмәләрҖәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды  Бүген, 25 августта, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчкәләр фестивале үтте. “Җир чәчәкләр белән елмая” дип исемләнгән бу күркәм чарада районның барлык авыл биләмәләр
Җәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды Бүген, 25 августта, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчкәләр фестивале үтте. “Җир чәчәкләр белән елмая” дип исемләнгән бу күркәм чарада районның барлык авыл биләмәләр

“Җир чәчәкләр белән елмая” дип исемләнгән бу күркәм чарада районның барлык авыл биләмәләре һәм белем бирү учреждениеләре коллективлары катнашты. Кояш нурларыннан көч алып, уңган хуҗабикәләрнең күңел гүзәллеген үзләренә алган җирнең иң гүзәл бизәкләреннән, туган ягыбызда үскән шифалы үләннәрдән, бакчаларда үскән мул уңыштан төзелгән композицияләрнең кабатланмас матурлыгыннан, чагу төсләреннән бу сәгатьләрдә хәтта юмарт җәй үзе дә көнләшкәндер мөгаен. Тематик төрлелеге һәм һәр композициянең тирән эчтәлек-мәгънәгә ия булуы бер сокландырса, үз иҗат җимешләрен җыр-моңнар, шигъри юллар белән бизәп тәкъдим иткән һәр биләмәнең мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективлары райондашларга да, бу көнне район педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан башкала кунакларына да чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итүе дә күңелләргә сөенеч өстәде, туган ягыбызның иң гүзәл һәм юмарт, уңдырышлы җир булуына чираттагы тапкыр инандырды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас