ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
26 август 2022, 16:59

Районга авыл хуҗалыгы министры килде

 Бүген районыбызда эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов, сөт җитештерүчеләр милли берлеге генераль директоры Артем Сергеевич Белов булып китте. 

Районга авыл хуҗалыгы министры килдеРайонга авыл хуҗалыгы министры килде
Районга авыл хуҗалыгы министры килде

 Аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев  һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов озата йөрде. Очрашу барышында алар җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте басуларында булып, игеннәрне урып-җыю  кампаниясенең барышы белән танышты. Артабан Тайняш сөтчелек фермасында тукталдылар. “Герой” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов биредәге эшчәнлек барышы турында сөйләде, алда торган бурычларны билгеләде. Җитәкчеләр сөт җитештерү, аның сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, терлек асралган биналарда булдылар, биредә башкарылган зур төзелешләрне карадылар, терлек асрау шартлары белән таныштылар. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас