Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 август , 11:35

Сау бул, җәй!

Шушы көннәрдә Рәҗәп авылы китапханәсендә балалар өчен “Җәй, китап, мин – дуслар!” дигән чара үтте.

Сау бул, җәй!
Сау бул, җәй!

Ул быелгы җәйге уку залының тәмамлануына багышланды. Уен программасы барышында балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, җәй дәвамында укыган яраткан әсәрләре турында сөйләделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Рәҗәп авыл китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас в