

Гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган милли бәйрәм чәк-чәк пешерүче осталарга багышланган иде. Чара авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авыл биләмәләре башлыклары һәм хезмәткәрләре, хатын-кызлар советы, яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә узды. Иң тәүдә Яңа Коты авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Мөхәммәдиев котлау сүзе белән чыгыш ясады. Артабан китапханәче Н.Б. Азизова һәм сәнгать җитәкчесе Й.М. Шакирова милли ризыклардан саналган чәк-чәк турында мәгълүмат җиткерде. Мәдәният йорты территориясе китапханәнең китап фондыннан күргәзмәләр, көнкүреш әйберләре һәм чәк - чәкләр белән бизәлгән иде. Ә чәк-чәкнең биредә ниндие генә юк иде! Бәйрәмгә килүчеләр башкорт, татар, төрек, әзербайҗан чәк-чәкләреннән авыз итә алды. Моннан тыш бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре пешергән бавырсак та, бәлеш тә, кош теле дә, коймаклар да бар иде. Матур чара күңелле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре коллективы бәйрәмдә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтле. Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы; Яңа Коты авыл китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.