Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 сентябрь , 12:55

Алга, яңа белемнәр иленә!

Бүген Чакмагыш гимназиясендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар үтте. Ул ачык һавада мәктәп каршындагы мәйданчыкта узды.

Алга, яңа белемнәр иленә!
Алга, яңа белемнәр иленә!

 Шунысы да сөендерде, көн кояшлы, җылы булды. Бәйрәмгә байтак кеше: әти-әниләр, нәнәй-картәтиләр, кунаклар килгән иде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт флагларын күтәрү хокукы мәктәпнең алдынгы укучылары Ренат Бәдертдинов һәм Марсель Аетбаевка бирелде.   Артабан гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР мәгариф һәм фәннәр министрлыгының капиталь ремонтлау бүлеге начальнигы Рәсих Исмәгыйль улы Бәхтиев, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова беренче сыйныфка керүче укучыларны Белем бәйрәме белән котладылар һәм  изге теләкләрен җиткерделәр. Бу көнне, гомумән, укытучыларга, укучыларга котлау сүзләре күп әйтелде. 1 сентябрь 1 нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Сентябрьнең беренче көне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә истәлекле көн, чөнки аларның соңгы уку елы башланды.   Билгеле булуынча, 2021 елда ук Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә "шәйморатовчылар класслары"ачыла башлады. Безнең районның 5А гимназия укучылары да тантаналы рәвештә беренче шәйморатовчылар сафына алынды. Алар өчен кураторлар, лингвистик һәм табигый-фәнни мәгариф профиле, өстәмә белем бирүнең киң спектры билгеләнде. Бәйрәмдә яшь «шәйморатчылар"ны сәламләделәр һәм зур уңышлар теләделәр. Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в