Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь , 17:30

Тарихны яхшы белү – киләчәкне кайгырту

Бүген, 3 сентябрьдә, Русиянең барлык төбәкләрендә “Тарихи хәтер” проекты чикләрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Халыкара тарихи диктант акциясе үтә.

Тарихны яхшы белү – киләчәкне кайгырту
Тарихны яхшы белү – киләчәкне кайгырту

2019 елдан башлап быел дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге акция илебезнең данлы тарихи үткәннәрен яңартып, үз белемнәребезне сынап карарга һәм Бөек Ватан сугышы тарихын тирәнрәк аңларга, аның геройларын яхшырак беләргә булышлык итә. Диктантны ике вариантта язарга мөмкин, аларның һәркайсында 25 сорау. Чарада катнашучылар аларга 45 минут дәвамында җавап бирә ала. Акция онлайн һәм офлайн форматта үтә. Райондашлар тарихи диктантны беренче санлы урта мәктәптә һәм гимназиядә урнашкан мәйданчыкларда яздылар. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә акциягә офлайн режимында 44 кеше кушылды. Алар арасында – мәгариф учреждениесенең педагоглары, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре катнашты. Уфадан килгән кунак – Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзасы, Башкортстан дәүләт университеты доценты Айгөл Гани кызы Сәгыйтова да диктантны безнең җирлектә, шушы мәйданчыкта язды. Әлбәттә, районыбызда бу тарихи акциягә кушылучылар ике мәктәпкә килүчеләр белән генә чикләнми. Якташларыбызның күбесе диктантны онлайн форматында язып, үз белемен сынап карады һәм шул рәвешле Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган ватанлашларыбызга хөрмәт-ихтирамын белдерде.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас в