Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь , 08:40

Терроризмга каршы көрәшне – бердәмлектә

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.

Терроризмга каршы көрәшне – бердәмлектә
Терроризмга каршы көрәшне – бердәмлектә

Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кул- ланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкиллә- ре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт ин- ститутларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Башкортстанда күп гасырлар дә- вамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер- берсенең гореф-гадәтләренә, мә- дәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт – республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Ул авыр көннәрне бүген дә тыныч кына искә төшерү авыр. 2004 елның 1 сентябре... Террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбен амәнәт итеп (заложник) алалар. 1000нән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнеп, амәнәтлеккә алына, күп өлеше – укучы мәктәп балалары. Рәсми мәгълүматлар буенча, аларны коткару буенча махсус операция барышында 331 кеше үлде, бик күбесе яраланды. Ике көн ярым эчендә террорчылар коточкыч кансызлык күрсәтү шартларында кешеләрне (нигездә, балалар, аларның ата-аналары һәм мәктәп хезмәткәрләрен) тоткарлый, хәтта аларның минималь табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән дә баш тарта. Өченче көнне 13сәгать 5 минут тирәсендә мәктәпнең спорт залында шартлаулар яңгырый, соңрак янгын чыга. Нәтиҗәдә бина өлешчә җимерелә. Беренче шартлаудан соң тот- кыннар мәктәптән кача башлый һәм Федераль хәвефсезлек хезмәтенең махсус билгеләнештәге үзәге (ФСБ ЦСН) көчләре тарафыннан штурм башлана. Атыш вакытында, шул исәптән шәхси коралдан файдаланган гражданнар катнашлыгында, 27 террорчы үтерелә (дүртесе штурмга кадәр үлә). Исән калган бердәнбер террорчы Нурпаша Кулаев кулга алына һәм соңыннан суд тарафыннан иң югары җәзага –гомерлеккә төрмәгә ябуга хөкем ителә. Тоткыннарның күбесе штурм барышында азат ителсә дә, теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кешенең, шул исәптән 186 баланың гомере өзелә. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 333 кеше һәлак булды һәм 783 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Шушы һәм башка охшаш фаҗигалар кабатланмасын, дигән теләк русиялеләрне берләштерә дә инде. Террорчылар оешмалары, үзләренең һәм кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куеп, көчләрен күрсәтергә тырышалар. Әмма террорга каршы көрәш хәрәкәтләре тагын да ныграк көчлерәк, белемлерәк, аңлырак. Районда терроризм һәм экстремизм күренешләрен кисәтү макса- тында төрле чаралар күрелә. Районыбыз мәктәпләрендә, китапханә- ләрдә терроризм, экстремизмга каршы сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Яңа уку елы алдыннан район хакимиятендә терроризмга каршы киңәшмә үтте. Без барыбыз да уяулыкны югалт- маска, җаваплылыкны киметмәскә тиешбез. Террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны алдан кисәтү зарур. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык көрәшләрдә дә өстен булырга тиеш. Илебез тыныч булсын, бәлә- казалар, көтелмәгән бәхетсезлекләр һәммәбезне дә урап үтсен.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в