Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 сентябрь , 13:50

Санаулы гектарлар калып килә

Район хуҗалыкларында бөртеклеләр урагы тәмамлануга якынлашты инде, ул аерым хуҗалыкларда санаулы гектарларда гына калып килә.

Санаулы гектарлар калып килә
Санаулы гектарлар калып килә

 Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълуматлардан күренүенчә, 5 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган 47034 гектар мәйданның 40811 гектарыннан, ягъни 86,7 процентыннан уңышы барлыгы 1681139 центнер җыеп алынып, гектар куәте уртача 41,2шәр центнер тәшкил итте. Һава торышына карап, бу күрсәткечләр көнләп түгел, сәгатьләп арту ягына үзгәрә тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте өлешенә әлеге чәчүлекләрнең 18080 гектары туры килә. Шуларның 16083 гектарыннан бу көнгә барлыгы 793353,4 центнер ашлык җыеп алынган, гектар куәте уртача 49,3әр центнер тәшкил итә. Иң күп уңышны, әлбәттә, уҗым культуралары бирде: бу хуҗалыкта 2491 гектарда 151537,4 центнер уҗым бодае үстереп алуга ирештеләр, гектар куәте 60,8әр центнер булды. Әле язгы культуралар уңышын җыюын тәмамлап киләләр. Борчакны 630 гектарга чәчеп, 19029,5 центнер (һәр гектардан уртача уңышы 30,2шәр центнер), арпаны 3150 гектардан 160697,43 центнер (уртача 51әр центнер) җыеп алып келәтләргә салдылар да инде. Бодайны 11400 гектарда чәчкән иделәр, бу көнгә 9812 гектарыннан 462089,1 центнер гәрәбәдәй бөртекләр туплаганнар, гектар куәте уртача 47,1әр центнер тәшкил итә. Һава торышына карап, аны да тиз арада җыеп келәтләргә урнаштырып бетерергә ниятлиләр. Уңышы җыеп алынган басулардан саламны төргәкләргә урап сөтчелек комплекслары янәшәсендәге саклагычларга кайтаралар яки басулар читендә яхшылап өеп куялар. Бүген 9177 тонна салам хәзерләнгән дә инде. Мал кышлату чорына барлыгы 47235 тонна яхшы сыйфатлы сенаж, 2772 тонна печән, 8900 тонна ашлык фуражы хәзерләнелгән. Силоска салу өчен байтак кукуруз басулары бар, әлегә бу эшкә тотынмаганнар иде. Тупланылган мал азыгы хуҗалыктагы һәр шартлы мал башына әлегә 26,33- әр центнер тәшкил итә, аның шактый артачагына шик юк. Бушап калган басулар туңга сөрелә. Бу мөһим агротехник чара безнең эшче төркем булган көнгә барлыгы 2070 гектарда үткәрелгән иде инде. Моннан тыш 3398 гектар мәйданда туфрак өслеген эшкәртеп чыгарга өлгергәннәр, 1768 гектарга уҗым бодае чәчеп чыкканнар. Хезмәт күтәренкелеге барлык бүлекчәләрдә дә күзгә ташланып тора. Безнең эшче төркем Үрнәк, Аблай төбәкләрендә булып, биредәге эш барышы белән кызыксынып кайтты. Бүлекчә җитәкчесе Рәфис Мөхияровны без Яшь Көч авылының көнбатышындагы бодай басуында кызу урак барышында тап иттек. Кемузардан ярышып, биредә 9 комбайн ашлык суктыру белән мәшгуль иде. Иң зур күрсәткеч “Акрос-595” маркалы комбайнны иярләгән Самат Гәрәевта иде: ул бу көнгә үз бункерыннан 18892,65 центнер ашлык суктырып озаткан. Марат Үлмәсов шундый ук маркалы басу корабында аның үкчәсенә басып ук диярлек килә – аның күрсәткече 18669,75 центнер. Алмаз Шәмсетдинов 17747,15 центнер, Ранис Акчурин 17734, 35 центнер, Әхтәметдин Хөснетдинов 16530,30 центнер, Илдус Диләвиров 16397 центнер, Илнур Даутов 16205,5 центнер, Рәфил Зиннәтуллин 16175,5 центнер, Ирек Гәрәев 15635 центнер ашлык суктырып алганнар. Бу көннәрдә күрсәткечләре тагын да арта төшүе бәхәссез. Комбайннарга тик торырга урын калдырмый, бүлекчәнең уңган механизаторлары Радик Нургалиев үзенә беркетелгән “МТЗ-1221” тракторында 15014 центнер, Илфат Гыйльманов – 12371 центнер, Радик Кәбиров 9942 центнер, Рөстәм Ялалов 9404 центнер ,”Фент” тракторында Рөстәм Сәхәбин 11834 центнер, “Зомлион” маркалыда Дамир Байбаков 11643 центнер ашлыкны Үрнәктәге келәткә кайтарып өлгергән иделәр. Рәлис Шәмсетдинов (7893 центнер), Наил Миңнекәев (7712 центнер), Рузил Ихсанов (5574 центнер), Халит Байбаков (5571 центнер) кебек уңганнарның да хезмәтләре мактауга лаек. –Хуҗалык алдынгылары Роберт Гатауллин (26761,47 центнер ашлык суктырып озаткан), Дамир Хөсәенов (25920,53 центнер), Халит Сәитов (25696,61 центнер), Рада[1]мир Хәбибуллин (25223,21 центнер), Илшат Бакаев (25216,26 центнер) кебекләрнең күрсәткечләренә ирешеп бетмәсәләр дә, комбайнчы егетләребезнең дә, ашлык ташучы механизаторларыбызның да хезмәте мактаулы, – дип билгеләде Рәфис Фоат улы. Үрнәк авылындагы ашлык саклагычларда да эш кызу иде. Басулардан кайткан игеннәр “ЗАВ” агрегатында җилгәрелеп, таләп ителгәндә – киптергеч агрегатта тиешле дымлылыкка туры китерелеп, заманча эшләнелгән ангар тибындагы саклагычларга урнаштырыла бара. Биредәге эшләрне тәҗрибәле белгеч Аркадий Иванов күзәтчелектә тота. Саклагычлар яхшылап җилләтелә, ашлык торышы даими контрольдә тотыла, диде ул. Базылыларның тырышлыгына сокланып, кайтыр якка кузгалганда басу өстендәге дәртле гөрелтегә, кемузардан ярышып комбайннар һәм тракторлар эшләвенә караш ташлап үттек. Мондый уңганнар беркайчан да сынатмый шул

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас в