Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 сентябрь , 12:10

Яугир якташларыбызга — олы хөрмәт

Белем көне бәйрәме районыбызда ике хөрмәтле өлкәнебез – Бөек Ватан сугышы һәм фидакарь хезмәт ветераннары – Иске Үзмәштән Рифгать Фаяз улы Баянов белән Имәнлекулдан Нәҗип Назыйф улы Әҗмәтов 95 яшьлек күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләде. Аларны йортларына барып тәбрикләү югары дәрәҗәдә оештырылды.

Яугир якташларыбызга — олы хөрмәт
Яугир якташларыбызга — олы хөрмәт

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары булган ил агаларын котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”җәмгыятенең ге неральный директоры Вадим Ва сильевич Соколов, биләмә хаки миятләре башлыклары, урындагы мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары да килгән иде. Иске Үзмәш авылында гомер кичерүче Рифгать Фаяз улы Баяновка Бөек Ватан сугышы башланганда 13 яшь кенә була әле. Мәктәптә уку белән беррәттән кече яшьтән үк Җиңү таңын аттыру хакына колхоз эшләрендә җигелеп эшләргә туры килә үзенә. 1944 елда унҗиде яшендә үзенә дә хәрби хезмәткә чакыру килә. Эчке гаскәрләрдә хезмәт итә, Балтыйк буе хәрби округында хәрби әсирләрне кара выллау йөкләтелә аңа. Латвиядә илебез корылышы дошманнары – бандитларга каршы кораллы бәре лешләрдә дә катнаша әле. Җиңү көнен дә Латвиядә каршылый һәм артабан хезмәтен дәвам итә. 1949 елда хәрби җәрәхәтләре сызлавы аркасында запаска чыгарыла һәм туган авылына икенче төркем инвалиды булып әйләнеп кайта. Бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлап, 19491975 елларда бух галтер, 19751993 елларда хуҗалыкта ревизия комиссиясе рәисе була. 1951 елда никахлашкан тормыш иптәше Әфидә Гыйса кызы белән 71 ел инде тигез тату гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерделәр, оныктуруннар игелеге күреп, авылда үз нигезләрендә яшәп яталар. Төрле елларда алган бүләкләр янына Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның, Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның, узе хезмәт салган хуҗалык җитәк чесе, БР Дәүләт Җыелышы – Ко рылтай депутаты В.В.Соколовның, авыл биләмәсе башлыгы И.Ф.Гари фуллинаның һәм мәдәният хезмәт кәрләренең ихлас бүләкләре, изге теләкләре, музыкаль котлаулар ил агасына яңа көч өстәп җибәргәндер, диясе килә. Имәнлекул авылында җиде балалы гаиләдә үскән Нәҗип Назыйф улы Әҗмәтовның тормышы да яшь тәшләренекеннән калышмый. Үсмер генә көенчә Җиңү таңын аттыру хакына көченнән килгәнчә хезмәт күрсәтә ул: 6 сыйныфны тәмамлагач, малчылыкка эшкә урнаша, Дүртөйле пристаненнән хатынкызлар белән бергә шундый үсмерләр чәчү орлыгын ташып, уңыш үстерә. 1944 елда әнисен җирләгәч, унҗиде яшендә хәрби хезмәткә алына. Укчы полкта пулеметчы вазыйфасы йөкләтелсә дә, ул алышларда кат нашмый, ә хәрби әсирләре саклау белән мәшгуль була. 1950 елда демобилизацияләнеп кайткач, Имәнлекул МТС ына слесарь булып урнаша, артабан шофер, инженертехнолог вазыйфаларында эшли. 1972 елдан хаклы ялга чык канчы Югары Аташта нефтьчеләр оешмасында гараж мөдире була. Гаскәри һәм күп санлы юбилей бүләкләре арасында тыныч тормышта фидакарь хезмәт елларындагылары да өстәлә. Бүген хөрмәтле ветеран сөекле гомер юлдашы Фәүзия Нәгыйм кызы белән үз нигезендә бәхетле гомер көзен кичерә. Ветеранга илебез Президенты В.В.Путинның һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның котлау открыткалары һәм бүләкләре, район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның һәм “Базы” җәмгыяте директоры В.В. Соколовның, авыл биләмәсе башлыгы Р.Л.Хафизованың шәхсән котлаула ры һәм изге теләкләренә урындагы мәдәният хезмәткәрләренең моңлы һәм мәктәп укучыларының шигъри күчтәнәчләре дә истәлекле бүләк булгандыр. Хөрмәтле өлкән райондашла рыбызга ныклы сәламәтлек, бәрә кәтле, бәхетле озын гомер телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас в