

Милли мәдәният һәм тарих – бәһалап бетергесез хәзинә. Аның үзенчәлекләрен, рухи кыйммәтен үсеп килүче буынга мәктәп яшеннән үк бар тулылыгында аңлату – белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт салучы өлкәннәрнең мөһим бурычларының берсе. Балаларны сәнгать, матурлык ярдәмендә тәрбияләүче Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе коллективы бу юнәлештәге эшчәнлекне өстенлекле бурыч дип исәпли һәм максатка ярашлы эш алып бара. Педагоглар коллективы һәм биредә сәнгать дөньясы серләрен үзләштергән укучылар Милли костюм көне уңаеннан оештырылган “Милли костюм көне” марафонына бик актив кушылды. Аларның чагу, төрле төсләр белән балкыган фотосурәтләре Сәнгать мәктәбенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсен ямьләп тора.
#ДШИЧекмагуш
#НациональныйКостюм2022
#МиллиКейем2022
#Курултай
#ВсемирныйКурултайБашкир
#Деньнациональногокостюма
#Национальныйкостюм
#Башкиры
#Культура
#ГодБашкирскойКультуры
#рухиэт
#ГодКультуры
#НацКостюм
#ҡоролтай
#мираҫ
#мәҙәниәт
#мираҫ
#МәҙәниәтЙылы