Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь , 15:50

Милли традицияләрне саклау максатында

Милли костюм көне чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә укучылар өчен күп санлы мавыктыргыч, чагу чаралар оештырылды. #учусьвнациональномкостюме,#милликейемдәуҡыйбыҙ,#Милликейемкөнө2022,#ДеньНациональногоКостюма2022

Милли традицияләрне саклау максатында
Милли традицияләрне саклау максатында

Милли костюм көне чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә укучылар өчен күп санлы мавыктыргыч, чагу чаралар оештырылды.
Билгеле булуынча, районыбызда күп халык вәкилләре яши. Татарлар – шул милләтнең берсе. Халык һөнәрләренә һәм шөгыльләренә кызыксыну уяту, укучыларның иҗади фикерләвен үстерү максатында 9 “б” сыйныф укучылары белән осталык сәгате үткәрелде.
Татар халык костюмын күз явын алырлык итеп чигелгән калфак һәм түбәтәйсез күз алдына китерүе дә кыен. Аларның иң оста чигелгәннәрен чын сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелгән дип ныклы ышаныч белән әйтергә була. “Калфак тегү” дип исемләнгән иҗади осталык сәгате барышында укучылар белән татар халык костюмы элементы булган милли баш киемен этаплап тегү идеясе тәкъдим ителде. Эш барышында милли элемент үзенчәлекләре дә, көндәлек һәм бәйрәмнәргә киелә торган баш киемнәре үзенчәлекләре дә аныклап ачыкланды, укучылар бу хакта бай мәгълүмат үзләштерде. Осталык сәгатендә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Һади кызы Вяселева бу төр баш киеменең эшләнү процессын аңлатты, шулай ук гардеробның шушы предметы барлыкка килү тарихы белән дә таныштырды.
“Калфакны милли, традицион бәйрәмнәрдә кияргә була. Осталык сәгатендә укучылар белән берлектә башкарылган эш – кулдан килгәнчә милли традицияләрне саклау керткән өлеш”, – ди Ләйсән Һади кызы бу хакта.

#учусьвнациональномкостюме,#милликейемдәуҡыйбыҙ,#Милликейемкөнө2022,#ДеньНациональногоКостюма2022

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас в