Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2022, 15:55

Район яшьләрен нинди сораулар борчый?

Рапат авылы модельле китапханәсендә яшьләрне борчыган  актуаль прорблемаларны ачыклау  һәм аларны хәл итү юллары буенча стратегик сессия узды.

Район яшьләрен нинди сораулар борчый?
Район яшьләрен нинди сораулар борчый?

Анда  муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  Рапат авылы биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты, Яшьләр үзәге белгечләре һәм авыл биләмәләренең яшьләр белән эшләүче белгечләре катнашты. 

Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сессиядә катнашучыларны сәламләде һәм үзенчәлекле форматта үткән чараның тәртибе белән таныштырды. Артабан Рапат авылы биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров авыл биләмәсендә халыкның, шул исәптән яшьләрнең ялын, буш вакытларын файдалы  оештыру турында сөйләде.

Чара эшлекле төркем уены форматында узды. Анда хәзерге заман яшьләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләр, социаль хәвефле гаиләләр белән эшләү, яшьләрнең ялын оештыру, волонтерлар белән эшләү, проектлар булдыру, бөтенрусия һәм республика форумнарында, спорт чараларында катнашу мәсьәләләре каралды. Сессия барышында белгечләр дүрт командага бүленеп, яшьләрнең актуаль мәсьәләләре буенча  чаралар планын булдырды һәм  аларны якын арада бергәләп авыл биләмәләрендә оештырып үткәрергә кирәк, дигән максат куйды.

Сессиядә катнашучылар мондый эшлекле чараларның кирәклеген, яшьләрне районның социаль, икътисади һәм сәяси тормышына җәлеп итүдә мөһимлеген  билгеләделәр.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в