

Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Ирек Марс улы Усманов, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкәт кызы Гарифуллина, әтисе васыяте буенча шушы мәчетне төзүне башлап йөрүче, төзетүче-иганәче Артур Ринат улы Янгәрәев һәм Ерак Көнчыгышның мөфтие Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин, мәдәният хезмәткәрләре, авылның хөрмәтле өлкәннәре һәм халкы катнашты.
Чыгыш ясаучыларның барысы да нәкъ шушы нигездә яңа Аллаһ йорты төзеләчәгенә ихлас сөенеч белдереп, аның тиз арада төзелеп бетеп, халыкка хезмәт итүен теләде һәм авыл халкының да бу зур эштә ярдәмләшүенә ышаныч белдерде.