Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 сентябрь , 10:25

Эш сөйгәннәр бәхетле була

Район гәзите битләрендә вакыт-вакыт исемнәре күренеп киткән эшче хәбәрчеләр арасында Зөбәйдә Янгирова- Гыйниятуллина аерым урынны били.

Эш сөйгәннәр бәхетле була
Эш сөйгәннәр бәхетле була

Әлеге ханым төбәгебез тарихында үзенчәлекле эз калдырган замандашлары, якташлары турында аеруча бер җылылык белән, мавыктыргыч итеп тасвирлап яза. Бу ханым турында кызыксынып мөрәҗәгать итүләр буенча бүген хөрмәтле укучылары- бызны аның белән таныштырып үтәргә телибез. Зөбәйдә Сәгъдәтулла кызы 1952 елның 10 сентябрендә матур табигать кочагына сыенып утырган Каразирек авылында гаиләдә иң өлкән бала булып дөньяга килгән. Шушы төбәкнең матур табигате, аның үзенчәлекле – тапкыр сүзле, алтын куллы, бар яклап та булдыклы кешеләре белән кече яшьтән үк – картәнисе, 68 балага кендек әбисе булган Хөснә әбигә һәрчак ияреп йөреп үк танышып-аралашып, аларның тормыш-көнкүрешен эчтән үк белеп үскәнгә яхшы таныш та инде ул. Хөснә әбисе аны һәрчак үзе белән ияртер булган: чишмәгә суга барганда да, урман-яланнардан дару үләннәре  һәм җиләк-җимешләр җыйганда да, кибеткә йомыш төшеп кергәндә дә, авыл кешеләренә утырмага йөргәндә дә нәни Зөбәйдә аннан калмаган. Шул чакта ук анда кешеләргә сәла- мәтлекләрен кайтаручы шәфкать туташы булу теләге уянгандыр, бәлки бу һөнәргә сөю нәнәсеннән дә күчкәндер әле... Мәктәптә тырышып укыган, җәмә- гать тормышында да активлыгы белән аерылып торган, өздереп биегән, стена гәзитенә мәкаләләр язып, аны үзе редакторлаган кыз ул чактагы сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы медицина техникумына имтихан тапшырып, бер авырлыксыз укырга керә. Берничә елдан фельдшер дипломлы яшь белгеч юллама белән Илеш районы Югары Манчар авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлый. Йомшак куллы, тәмле сүзле авыл табибәсе тиз арада үз кеше булып китә, яше-карты аның шифалы куллары, шәфкатьле йөрәге аша дәва ала. Билгеле, яшьлек – яшьлек инде. Чибәр, ут уйнатып йөрүче мөлаем кызга күз атып йөрүчеләр дә булмый калмый. Зөбәйдәнең күбәләктәй талпынган йөрәге түрендә Рим исемле егет ныклы урын ала һәм арадагы бәйләнешләр инде 49 елга сузылган парлы мәхәббәткә әверелеп, яңа матур гаилә барлыкка килә. Яшьләр Дүртөйледә төпләнә. Зөбәйдә биредә үзәк район дәваханәсе поликлиникасында хирургия шәфкать туташы вазыйфасында эшли башлый. Эшен яратып, күңел салып башкара, ярдәм таләп ителгән һәр пациентка бөтен күңелен биреп, шифалы куллары, изгелекле йөрәге җылысын күчереп, савыгуларын тизләтүгә өлеш кертә. Һәр хирург аның эшсөярлеген, югары һөнәри осталыгын бәһалый ала. Башы-аягы белән җәмәгать тормышына да чума әле ул: үзешчән сәнгать бәйгеләрендә биеп, мандолина кылларын чиртеп, спектакльләрдә рольләр башкарып, даими призлы урыннар яулый. Коммунист, агитатор- пропагандист, профсоюз комитеты рәисе, стена гәзите мөхәррире буларак та активлык белән аерылып тора. Оста каләмле хәбәрче буларак, Дүртөйле һәм туган Чакмагыш районнары гәзитләрендә еш кына язмалары басылып тора. Әле дә ул бу шөгылен ташламый, матур-матур язмалар белән чыгыш ясый. Тормыш иптәше Рим Закир улы Гыйниятуллин белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар да бик тырыш, актив булдылар, укуда алдынгылыкны бирмәделәр. Гөлназлары Мәскәүдә технолог һөнәрен үзләштереп, матур гына уңышларга ирешә башлаганда моннан 20 еллап элек фаҗигале рәвештә һәлак булды. Йөрәк яралары әле дә сиздерә Зөбәйдә ханымның. Айгөл исә Төмән шәһәрендә академия тәмамлады, архитектор һөнәренә ия. Рамил исемле егет белән ма- тур гаилә кордылар, берсеннән- берсе чибәр, акыллы, тырыш өч кыз үстерәләр. Зөбәйдә ханымның мавыгуларына күчсәк, иң беренче аңа “китап җене кагылуы” турында әйтми калу ярамас. Кечкенәдән үк өйләрендә китапка сөю тәрбияләнгәнгә, ул әле дә бу шөгылен ташламый. Шәхси китапханәсендәге 3200 ләп данә басмаларының һәркайсын укып, туганнары-дуслары белән дә бүле- шеп торган ул, әле дә сорап килү- челәргә баш тартмый. Авыл кызы буларак, ул бакчада эшләргә ярата. Анда күпчелек вакытларын узгарганга, төрле чәчәкләр, яшелчә-җимеш һәрчак уңа. Пар канаты – Риме белән алар иртә яздан кара көзгәчә бакчадан кайтып кермиләр дә диярлек. Зөбәйдә ханымның гаиләдә өлкән бала булуын язган идек инде. Бүген ул сеңлесе Рәйханга, өч энесенә һәм аларның гаиләләренә әни җылысы өләшүче һәм киңәшче-тәрбияче дә булып кала. Һәммәсенә дә аның күңел түрендә урын иркен, барысына да җылы сүзе җитәрлек. Фидакарь хезмәте, җәмәгать тормышындагы активлыгы өчен төрле елларда алган бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бүген иң түрдә кадерләп сакланыла. “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре дә күп. Рәсеме ничәмә еллар дәвамында Почет тактасында эленеп торды әле. Соңгы унбиш елын ул югары категорияле шәфкать туташы исемен йөртеп хаклы ялга чыкты. Эш сөйгәннәр бәхетле була, диләр бит. Гомере буе эш сөеп яшәгәнгә Зөбәйдә Сәгъдәтулла кызы да бик бәхетле яшәп ята. Аңа артабан да парлы тормыш, бар яклап та уңышлар, имин озын гомер телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас в