Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь , 18:35

Туган телләрне саклучылар форумга җыелды

9-10 сентябрь көннәрендә Уфадагы “Яшел чаукалык” шифаханәсе базасында Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәк-ара форумы үтте.

Туган телләрне саклучылар форумга җыелды
Туган телләрне саклучылар форумга җыелды

Чарада Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Пермь крае, Чиләбе һәм Ырымбур өлкәләреннән туган тел сагында торучылар җыелды. Төбәкара форумда районыбызның башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева катнашты. Мәртәбәле чараны ачу тантанасында балаларның төрле телләрдә ясаган чыгышлары бәйрәмне тагын да җанландырды. Мондый форумнар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тәкъдиме белән ел саен оештырыла. Зур чараның тәүге көнендә тематик мәгариф кластерлары һәм дискуссияләр оештырылды. Ә кич зур концерт белән хезмәтендә аеруча зур уңышларга ирешкән алдынгы укытучыларны бүләкләү тантанасы үтте. 10 сентябрьдә туган телләрне укытуга багышланган күргәзмә һәм Уфа шәһәренең төрле мәгариф учреждениеләрендә укытуның көнүзәк мәсьәләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр , осталык дәресләре үтте. Төбәкара форум ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны педагоглар белән очрашты. Анда укытучылар һәм тәрбиячеләр туган телләрне популярлаштыру һәм аларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өйрәнү өчен шартлар булдыру буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. “Шушы ике көн дәвамында бик матур, файдалы, кирәкле чара үтте. Аны бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып, шул кадәр югары дәрәҗәдә үткәргән барлык оештыручыларга, миңа фәһемле төбәкара форумда катнашырга мөмкинлек ачкан районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, аның начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Баляговага, Эльза Илдус кызы Мөхәммәдиевага, Чакмагыш беренче урта мәктәбе җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен, – ди Рәмзилә Равил кызы. – Форумда каралган мәсьәләләр киләчәктә тормышка ашсын, туган телләр ныклап өйрәнелсен, туган илебезне, җиребезне, телебезне саклаучы яшь буын үссен, дигән теләктә калам”. Әйе, Башкортстанның киләчәге укытучылар һәм балалар кулында.

Автор:Үз хәбәрчебез.
Читайте нас в