

Милли кием көне уңаеннан Балалар иҗаты үзәге педагоглары Башкортостан Республикасында яшәүче халыкларның милли костюмнары күргәзмә-коллекциясен әзерләделәр. Педагог Д.А. Акчурина балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә “Башкортстан Республикасы милли костюмнары” дигән презентация күрсәтте һәм балаларга башкорт милли киемнәре тарихы, башкорт костюмнары турында җентекләп сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар иҗат үзәге педагогы Г.Р Арысланова Балалар иҗат үзәге укучылары (5А сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Р.А. Сәләхова) белән “Милли мозаика” темасына дәрес үткәрде. Балалар анда үз куллары белән тотып милли башкорт хатын-кызларының бизәнү әйберләрен ясадылар. Шулай ук Балалар иҗат үзәге педагоглары район мәдәният йорты алдында үткәрелгән Башкортостан Республикасы халыкларының милли кием көненә багышланган чарада катнаштылар.