Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 сентябрь , 09:55

Вакытлы матбугатка язылырга ашыгыгыз

Көзнең тәүге көненнән 2023 елга республика, район һәм шәһәр вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе старт алды.

Вакытлы матбугатка язылырга ашыгыгыз
Вакытлы матбугатка язылырга ашыгыгыз

Районыбызда нәшер ителүче “Игенче” һәм аена бер тапкыр йортларга дүрт район хәбәрләрен алып килүче “Сарманай” гәзитләренә почтага яки редакциягә килеп язылырга була, шулай ук электрон язылу квитанциясен тутырырга да мөмкин. “Игенче” гәзите алты ай дәвамында йортка килсен дисәгез, аңа 1032,48 сумга (сәламәтлеге торышы буенча 1, 2 төркем инвалидлыкка ия булган гражданнар өчен 967,62 сум), бер елга – 1853,85 сумга (ташламаларга ия булганнар өчен – 1724,12 сум) язылырга була. Электрон рәвештә язылу 6 айга – 780 сумга, бер елга 1324 сумга төшә. Гәзитне редакциягә үзегез килеп алу шарты белән язылганда аның хакы алты айга – 570, бер елга 950 сум була. “Сарманай “ гәзитенә алты айга – 254, 58 сумга (ташламалы категориягә ия булганнарга – 242, 04 сум), бер елга 451, 18 сумга (ташлама буенча 426,15 сумга) квитанция тутыртып була. Электрон рәвештә һәм редакция килеп алу шарты белән язылганда ул ярты елга язылганда ул нибары 210 сумга төшә. Бер ел дәвамында аена бер тапкыр редакциядән килеп алганда 350 сум булачак. Ә инде электрон вариантта язылганда аның хакы бер елга 359 сум. тәшкил итә.



Автор:Мөхәрририят
Читайте нас в