Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь , 15:20

“Милләт кроссы” – бердәмлек символы

Бу яллар спорт чараларына аеруча бай.

“Милләт кроссы” – бердәмлек символы
“Милләт кроссы” – бердәмлек символы

Бүген, 17 сентябрьдә, районыбыз “Милләт кроссы-2022” Гомумрусия йөгерү көненә актив кушылды. Әлеге чара барлык авыл биләмәләрендә дә үтте. Район үзәгендә яшәүчеләр бу иң күмәк һәм киң күләмле йөгерү бәйгесенә кушылыр өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә җыелды. Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә оештырып үткәргән спорт чарасында район үзәге оешма-учреждениеләре вәкилләре һәм Чакмагыш мәктәпләренең урта, югары сыйныф укучылары катнашты. Спорт сөюче, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы якташлар яшь категорияләре буенча бүленеп, күмәклек, бердәмлек символы булган бу ярышларда үз көчләрен сынап карады. Бәйге ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас в