Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь , 10:55

Кояшлы көз көнендә – ямьле сәяхәткә

Бүген, 22 сентябрьдә, районыбызның хаклы ялдагы өлкәннәре “Башкорт озын гомерлелеге.

Кояшлы көз көнендә – ямьле сәяхәткә
Кояшлы көз көнендә – ямьле сәяхәткә

Туризм” проекты чикләрендә Бөре шәһәренә сәяхәткә киттеләр. Анда район үзәгеннән, Яңа Коты, Митрә-Әюп һәм башка авыллардан дүрт дистәдән артык кеше юлланды. Өлкәннәр белән муниципаль район хакимияте бинасында очрашып, район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова әңгәмәләштеләр һәм хәерле, имин юллар теләделәр. Артабан истәлеккә күмәк фотога төшкәннән соң өлкәннәр уңайлы автобуста юлга кузгалды. Алар бу сәяхәткә Чакмагыш авыл биләмәсе белгече Луиза Шәрәфетдин кызы Хәбирова җитәкчелегендә бара.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас в