+24 °С
Яңгыр


Анда районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче кооперативлары, фермер хуҗалыклары, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук шәхси хуҗалыкларын алып баручы якташлар үз продукциясен тәкъдим итте. Чакмагышлылар алар тәкъдим иткән яшелчә-җимеш, бал һәм умартачылык, сөт-май продуктларын яратып алды. Авыл хуҗалыгы кооперативлары машиналары янында да кеше өзелмәде диярлек, йорт-ихаталарында мал-туар асраучы якташлар ашлык хәстәрләде, бакчачылар исә җиләк-җимеш агачларын һәм үсентеләрен сайлый алды. Район кулланучылар предприятиесе хезмәткәрләре чәй табынына камыр ашлары һәм башка тәм-томнар тәкъдим итте.