ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
26 сентябрь 2022, 11:00

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды!

Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Беренче сыйныф укучысы-2022” фотоконкурсының муниципаль этабы төгәлләнде. Рәҗәп авылыннан Миша Леонов “Беренче сыйныф укучысы-2022” фотоконкурсының җиңүчесе булды һәм 1180 тавыш җыеп, беренче урынга чыкты! Икенче урында – Чакмагыштан Диана Садретдинова. Аның өчен 1145 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Чакмагыштан Искәндәр Гафаров. Ул 657 тавыш җыйды.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды!Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды!
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды!

Бүген аларга басмабызның  Мактау грамоталары һәм  бүләкләр тапшырылды. 

Исегезгә төшерәбез: Миша өчен әлегә бәйге тәмамланмады – ул 20 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр “Безнең Башкортстан” порталында республиканың төрле төбәкләреннән иң яхшы дип табылган беренче сыйныф укучылары белән көч сынаша. Миша өчен мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә чакырабыз сезне, якташлар! Моның өчен ..... сылтанмасы аша “Безнең Башкортстан” сайтына керергә һәм райондашыбызның фоторәсеме астындагы “проголосовать” дигән язуга гына басып алырга кирәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас