ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
28 сентябрь 2022, 10:23

Ил иминлеге – ир-егетләр эше

Ватаныбыз өчен куркыныч янаганда илебезнең чын ир-егетләре түзеп тора аламы соң?! Юк, әлбәттә. Украинадагы  махсус хәрби операциягә өлешләтә мобилизация игълан ителү белән районыбыз егетләре дә үзләренең чакматаштай кыю икәнлекләрен күрсәтергә юнәлде.

Ил иминлеге – ир-егетләр эшеИл иминлеге – ир-егетләр эше
Ил иминлеге – ир-егетләр эше

Хәрби хезмәткә китүчеләрнең тәүге төркемен район халкы күмәкләп озатып калды. Хәрби комиссариат алдында митинг үтте.

            Егетләргә үгет-нәсихәт биреп, исән-сау кайтуларын теләп муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Рамил Рәшит улы Йосыпов, имам-хатыйб Фаяз хәзрәт Котлыев һәм иерей Евгений Ионов та  изге теләкләрен җиткерделәр.

            Мобилизация буенча барлыгы берничә дистә егет озатылды. Алар арасында үз теләкләре белән Ватанны сакларга барырга теләк белдерүчеләр дә күп.

            Ил сагына киткән егетләребез тәүдә махсус урыннарда хәрби әзерлек күнекмәләрен  яңартачак. Артабан изге бурычларын билгеләнгән урыннарда үтәячәк.

            Бирелгән изге антларына тугры калып, Чакмагышта туып-үскән батыр ир-егетләр ил чикләрен сакларга китте. Хезмәтегезне намуслы үтәп, исән-сау әйләнеп  кайтыгыз, без сезне көтәбез, егетләр! Хәерле сәгатьтә!

 

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас