ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 сентябрь 2022, 12:15

Яшьләр сәясәте – мөһим мәсьәлә

“Яшьләр җыены-2022” форумында көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды

Яшьләр сәясәте – мөһим мәсьәлә
Яшьләр сәясәте – мөһим мәсьәлә

12-14 сентябрь көннәрендә төбәк башкаласы Уфада Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-2022” форумы үтте. Анда 18 яшьтән 35 яшькәчә булган алты йөздән артык егетләр һәм кызлар катнашты. Өч көн дәвамында студентлар, авылда яшәүче һәм шәһәр җирендә эшләп йөрүче яшьләр, ирекмәннәр, яшь мәдәният хезмәткәрләре, эшкуарлар, яшьләр проектлары авторлары, җитәкчеләр, яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре экспертлар ярдәмендә яңа белем үзләштерделәр. Безнең районнан форумда муниципаль район хакимитенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, “Яңа медиа” медиаплатформасы юнәлешендә шәхси эшкуар, Чакмагыш гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы Эльвина Илдар кызы Яхина, “Яшьлек-бизнес” эшкуарлык платформасында Юмаш авыл биләмәсенең 1нче категорияле белгече Регина Рифат кызы Маликова катнашты. Форумга җыелучы яшьләр белән очрашуга Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та килде. Яшьләр үзләрен борчыган сорауларны аңа шәхсән җиткерә алдылар. Күтәрелгән темалар төрлелеге белән аерылып торды, тикшерү барышында белем бирү, торак һәм волонтерлык кебек көнүзәк мәсьәләләр каралды. Республика киләчәкне төзүчеләрне актив рәвештә хуплый. Быел яшьләр мохитен реновацияләү максатында яңа программа кабул ителде, аны тормышка ашыру өчен 50 млн. сум акча бүленә. Ә яңа уку елының тәүге көнендә Радий Хабиров югары уку йортларына грантлар тапшыру өчен 200 млн. сум бүленү турындагы Указга кулимза салды. Бу акча шулай ук яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшыртуга да тотынылачак. Форумда тәүге тапкыр Башкортстан Республикасы территориясендә беренчегә оештырылган яшьләр проектларының гамәлдәге гомумрусия конкурсы үтте. Аның грант күләме 1,5 млн. сумга җитә. Форум программасы буенча җи[де платформа эшләде. Жәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре өчен дискуссия платформасы, яшь эшкуарлар өчен эшкуарлык, яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен мәдәни-иҗади, муниципаль берләшмәләрнең мәгълүмат каналларында яшьләр сәясәте өлкәсен яктырту өчен җаваплы булган белгечләргә медиаплатформа, мәктәп үзидарәсе активистлары өчен мәктәп платформасы, муниципаль берләшмәләрдә яшьләр сәясәте буенча органнар җитәкчеләрен берләштергән платформаларда көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. “Яшьләр җыены-2022” үз эшчәнлеген 14 сентябрьдә тәмамла[1]ды. Өч көн дәвамында анда катнашучылар креатив сессияләрдә, мотивацион тренингларда, осталык сәгатьләрендә, яшьләр рандевусында эшләде, кейслар биремнәрен чиште һәм үз идеяләрен төбәк һәм федераль эскпертлар алдында презентацияләде.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: