+13 °С
Болытлы
Алар тиешле барлык кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин ителгән, барысы да үз бурычларын җиренә җиткереп үтиләр. Берничә көннән алар янынатөрле сәбәпләр белән кичектерелеп торган тагын берничә якташыбыз ил алдындагы изге бурычларын үтәргә юнәлде. Аларга изге нәсихәт сүзләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров җиткереп, вазыйфа бурычларын тулысынча үтәп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калды.
Батыр егетләребезгә без дә иң изге теләкләребезне юллыйбыз: чакмагышлыларның данлы традиөияләренә тап төшермичә, өлгеле хезмәт итеп, туган йортларыгызга, якыннарыгыз арасына сау-сәламәт тизрәк әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.