ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Төрлесеннән
30 сентябрь 2022, 06:25

Күңелләре унсигездә, йөрәкләре унтугызда...

Район үзәгендә күркәм гомер кичерүче Рузилә Мусина өчен бу чор икеләтә бәйрәме белән кадерле

Күңелләре унсигездә, йөрәкләре унтугызда...Күңелләре унсигездә, йөрәкләре унтугызда...
Күңелләре унсигездә, йөрәкләре унтугызда...

Тәбигатьнең кайсы гына мәле булмасын — кояшлы, яңгырлы, җылы яки салкынча көнме — чикләвек төше кебек кенә сабыйлар иртән иртүк әти-әниләре белән балалар бакчасына юллана. Әнисен җитәкләп, аның белән нидер хакында кызып-кызып сөйләшеп барган оныгымны да тәрәзә аша кул болгап озатып калам. “Кояшкай” балалар бакчасында аларны үз баласыдай якын күргән, олы йөрәкле, яраткан эшен күңел биреп башкаручы тәрбиячеләр каршы ала. Рузилә Әгъзам кызы Мусина да — изгеләрдән-изге һөнәр иясе. ”Кояшкай”да ул дүрт дистә ел тәрбияче булып эшләгән, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исеменә лаек булган. Күпсанлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары аның тынгысыз хезмәтенә олы бәһа булып тора. –Мин үзем — Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылы кызы. Әтиәнием гади колхозчылар булды. Бик матур, татулыкта, тигезлектә дөнья көттеләр, безгә – ике кызлары һәм бер улларына бар яклап үрнәк булдылар. Яратылып, бәхетле балалар булып үстек, күркәм тәрбия, белем алып, олы тормыш юлына аяк бастык. Яңа Кормаш сигезъеллык мәктәбендә белем алган Рузилә гел «бишле» билгеләренә генә өлгәшә. Әдәбият, тарих – аның иң яраткан дәРайон үзәгендә күркәм гомер кичерүче Рузилә Мусина өчен бу чор икеләтә бәйрәме белән кадерле ресләре була. Ә инде һөнәр сайлауда ул якын туганнарының киңәшенә таяна. Зурәнисенең: “Тәрбияче булсаң – җылы гаилә өчен дә бик әйбәт булыр”, – дигән сүзләрен күңеленә сеңдергән кыз Уфа педагогия училищесы студенты булып китә. –Һөнәремне бик яраттым. Моның өчен зурәниемә дә рәхмәтле булдым. Кулыма диплом алгач, юллама буенча Чакмагышка килдем, хаклы ялга чыкканчы һәм чыккач та әле гел бер урында – “Кояшкай” балалар бакчасында эшләдем. Коллектив тату, бердәм булды. Рузилә Әгъзам кызы балаларны әдәпле, ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч сала, матур сөйләм күнекмәләрен өйрәнүгә һәм үстерүгә зур игътибар бүлә. Тәрбия эшен тапкырлык, кыюлык, җитезлек, оешканлык сыйфатларын үзләштерергә ярдәм иткән уеннар белән аралаштырып алып бара. “Кояшкай”да оештырылган һәр чараны аның тәрбияләнүчеләре килешле, үзенчәлекле чыгышлары белән ямьли. Менә шулай кырык ел дәвамында күпме сабыйның йодрык кадәрле генә йөрәгенә, ак кәгазь кебек күңелләренә әйтеп беткесез матур шытымнар салынган. Кырауларга бирешмәсеннәр, дигән теләкләр белән... “Чакмагышта өч ел эшлим дә – китәм”, – дигән уйлары тормышка ашмый Рузиләнең. Ни өчен, дисезме? Гомерлек яры, пар канаты булырдай кеше белән очраштыра аны язмыш. –1978 елның кышында 57 градуска җиткән суыкта авылга кайта алмадым, тулай торакта калырга туры килде. Заводта эшләгән Ринат та шунда тора иде. Бүләк авылы егете белән Яңа елны бергә каршыладык. Дүрт ел йөргәннән соң өйләнештек. Бу гаиләдә мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Ике балалары булганчы Мусиннар тулай торакта яши. Аннан Ринат бергә эшләгән иптәшләре белән Белорет районына бара, анда агач әзерләп, завод ярдәме белән бер ел эчендә йорт салып керәләр. Юкка гына халыкта: “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, – димиләр. Ихаталары иртә яздан салкын көзгә кадәр әкият иленә тиң матурлыкка күмелә. Чәчкә-гөлләрнең ниндиләрен генә үстерми Рузилә! Пионнары, петуния, гортензия, астра, розалары күзнең явын ала. “Алар миңа көч, күңелемә ял, тынычлык бирә”, – ди уңган хуҗабикә. Гаилә башлыгының да яраткан шөгыльләре бик күп. Ихаталарының буеннан буена утыртылган төрле сортлы виноград аллеясе – аның хезмәт җимеше. Кайбер тәлгәшләренең хәтта икешәр килограммнан артып киткәннәре дә бар. Кызыксынучыларга Ринат виноград үсентеләрен кайчан утырту, үстерү, кышка ничек әзерләп калдыру турында киңәшләрен дә бирә. Бу йортка килүчеләрнең берсе дә буш кул белән китми. “Үзебезгә дә җитә, туганнарны, дусларны күчтәнәчсез җибәрмибез”, – ди алар. –Ринат умартачылык белән дә бик ихлас шөгылләнә. Балны аерткач та, әткәй белән әнкәй кебек, иң беренче күршеләребезгә кертәбез. Аннан – туганнарга. Гаилә керемен арттыру өчен дә өлеш чыга. Бәхетлеләрнең күңеле киң була, дигән әйтем нәкъ менә язмам геройларына атап әйтелгән төсле. Чәчкә-гөлләргә күмелгән бакчалары – балалар, оныклар, туганнары һәм дуслары белән рәхәтләнеп ял итү урыны да. Монда да гаилә башлыгының оста кулы тигән. Өй эчендә дә Ринатның агачтан сырлап, бизәп ясаган кул эшләрен карап, сокланып, үзеңне күргәзмәдә йөргәндәй хис итәсең. “Тормыш иптәшем бик акыллы, уңган, кешелекле. Бөтен эшне яратып эшли, нәрсәгә тотынса да — коеп куя” — мондый мактау сүзләрен Ринат кебек аз сөйләп, күп эшләгәннәр генә ишетәдер, мөгаен. “Уңган кеше кулына туфрак учласа да, алтын итә”, – дигәнне инкарь итүче булмас. Бәхет кошы үз иткән гаиләдә ике кыз, бер малай үстергәннәр. Өчесе дә югары белемле, эшлеләр. Гаилә корып, кызлары Миләүшә – Чакмагышта, Резеда – Мәскәүдә, уллары Айдар Уфада яшиләр. “Биш оныгыбыз – биш шатлыгыбыз”, – диләр нәнәй-картәтиләре. Мәскәүгә дә еш барып торалар. –Башкалада күпме генә торсак та, Чакмагышыбызны сагынып кайтабыз. Элекке вакытлар белән чагыштырсаң, хәзер җир белән күк аермасы, дигәндәй. Төзекләндерелә, ямьләнә, матур якка үзгәрә районыбыз. Бу хакта сөйләгәндә Рузилә кызыклы бер хәлне дә искә алды. Дәүләкәндә яшәүче кода-кодагыйлары беренче мәртәбә Чакмагышка килгәч, урамда, бакчаларда чүп юклыгына исләре киткән. Кайткач, бөтен күрше-күлән белән җыелышып, үзләре яшәгән урамны җыештырганнар. Әле дә килгән саен безнең якның матурлыгына сокланып китәләр икән. Рузиләнең буш вакытларын ничек үткәрүе турында да беләсем килде. –Мин инде китаплар укыйм. Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яратам, хәтерне яхшырту өчен ятлыйм да. Хатын-кызның күбрәк вакыты аш-су бүлмәсендә үтә. Якыннарым мин әзерләгән камыр ризыкларын, гомумән, татар халык ашларын мактап ашыйлар. Безнең өчен иң рәхәт ял – яраткан эшебез булу. Картлык турында уйларга әле форсат та чыкмый тора. Зифа Нагаева җырындагыча: “Көзгеләргә карамыйбыз, күңел – унсигездә, йөрәк – унтугызда”. Барысына да бәхетле, имин тормыш телим.

Автор:Мөнирә Әнвәрова.
Читайте нас