ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2022, 14:30

Конкурс җиңүчеләре билгеләнде

Террорчылыкка – ныклы киртә

Конкурс җиңүчеләре билгеләнде
Конкурс җиңүчеләре билгеләнде


Сентябрь башыннан 23нә кадәр районның Яшьләр үзәге “Бөтен дөньяда тынычлык” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы оештырды. Ул терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышлап үткәрелде. Бәйгедә 14 яшьлек үсмерләрдән башлап 35 яшькәчә райондашларыбыз катнашты.
Конкурска кабул ителгән рәсемнәр төрле техникаларда башкарылган иде. Аларны иҗат иткәндә үзенчәлекле материаллар да, гади рәсем карандашлары да кулланылган. Һәр эштә аны башкаручының йөрәк җылысы сизелә, алар барысы да бик тырышып, күңел биреп эшләнгән. Рәсемнәр бәйге Положениесенә ярашлы бәһаланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның җиңүчеләре һәм призерлары дип шушы якташларыбыз билгеләнде.
14-17 яшьлек бәйгечеләр арасында беренче урынны аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалының икенче курс студенты Самат Гарифуллин, икенче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Карина Гарифуллина (14 яшь), өченче урынны аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалының беренче курс студенты Булат Гайсин яулады.
18-35 яшьлек конкурсантлар арасында урыннар шушы тәртиптә бүленде: 1 урын – Аблай урта мәктәбе вәкиле Алия Сәфәрова (31 яшь), икенче урын – Үрнәк урта мәктәбе вәкиле Гөлшат Хәкимова (35 яшь), өченче урын – Чакмагыштан Зарина Хәмәтшина (31 яшь).
Конкурс җиңүчеләре һәм призерларына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Яшьләр үзәге белгечләре бәйгедә актив катнашкан барлык якташларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерә.

Автор:Айсылу Халитова.
Читайте нас: