ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2022, 11:15

Кышлату уңышлы булсын өчен

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозында алдагы мал кышлату чорын мул азык запасы һәм яхшы тәрбия белән уңышлы үткәреп җибәрү хакына зур тырышлык салына.

Кышлату уңышлы булсын өчен
Кышлату уңышлы булсын өчен

Хуҗалыкта әлеге максатта шактый күләмдә яхшы сыйфатлы печән, сенаж, иген фуражы запасы тупланылган. Бүген терлекләр рационын тагын да баета төшү өчен силос базлау бара. Безнең эшче төркем кооператив механизаторларын Дүртөйле районына караган Кирәмәт авылы белән чиктәш кукуруз басуында кызу эш мәлендә тап итте. Үзенә беркетелгән “Полесье” ургыч комбайнында Ирек Сәлимов ал-ял белми тырышлык өлгеләре күрсәтә. Тагылма арбасы да булган “КамАЗ” автомобилендә тәҗрибәле водитель Азат Әһәлетдинов, “МТЗ” тракторларында булдыклы механизаторлар Илдар Галимханов һәм Ирфат Гыймалетдинов басуда үстерелгәннең учмасын да әрәм итүгә юл куймыйча, Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасындагы траншеяга ташып торалар. Кайткан яшел массаны “Кировец” тракторында Рәфил Шәрәфетдинов яхшылап эттереп тыгызлап бара. Без барган көнгә барлыгы 50 гектардан 1775 тонна кукуруз массасы кайтарылып базланырга өлгергән дә иде инде. Алда әйтелгәнчә, быелгы үтә корылыклы ел шартларында үстерелгән яшел массаны үтә сакчыл ташып базларга тырышалар: юл читләрендә дә, басуда да читкә сибелгәнен күрмәдек. Хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов егетләрнең эшеннән канәгать. Һәр механизатор техника берәмлекләрен алдан яхшылап карапкөйләп куйганлыктан, алар бозылу сәбәпле тик торуларга юл куелмый. Вак-төяк төзексезлекләр дә оператив хәл ителә бара, техника шунда ук аякка бастырыла һәм эш процессында тоткарлыкларга юл куелмый. Идарә рәисе белән әңгәмәбездән ачыклануынча, алдагы ел уңышы турында да хәстәрек күрелә икән. Урак тәмамланып, саламы җыелып алынган басулар туңга сөрелә бара. Бу эштә бигрәк тә Фәндәвис Мирзаянов, Ирек Бохаров кебек уңганнар сокландыра. Әлеге көнгә барлыгы 895 гектар мәйданда туңга сөрү һәм җир өслеген дискалау үткәрелгән дә инде. Шушы эш артабан да дәвам иттерелә. 160 гектарда уҗым бодаен урнаштырганнар. Бу эшне механизатор Айнур Әһәлетдинов зур тырышлык һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыккан. Тиздән маллар җәйләүдән кайтарылып, кышкы асрауга күчереләчәк. Мал торлаклары яхшылап ремонтланылган, төрле чирләр килеп чыгу ихтималлыгына юл куймау максатында дезинфекция чаралары үтәлгән. Гомумән, победалылар кышлату чорын уңышлы үткәрү, продуктлылыкны киметмәү, маллар арасында төрле чирләр таралуга юл куймау өчен бөтен тырышлыкларын сала. Бердәм омтылышның һәрчак уңышка китерүе – еллар дәвамында сыналган хакыйкать. Хуҗалык әгъзаларының алда да сынатмаячагына шик юк.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: