

Тормышыбыз шулай корылган инде: язмыш кушуы буенча өлкәннәрнең кайсы берләре үз йортларында ялгызы яшәргә мәҗбүр була. Аларның барысы да йортыннан урамга чыгып, кешеләр белән аралашу мөмкинлегенә дә ия түгел. Шуңа да өлкәннәр өчен аларның хәлләрен белергә, ярдәм итәргә килгән ирекмәннәр – шатлык алып килүче кунак. Нәкъ менә шундый якташларга волонтерлар ярдәмгә ашыга да инде. Бу юлы да мәдәният хезмәткәрләре өлкән авылдашларының йортын җыештырып, табак-савытларны, идәннәрне юуып чыктылар, су алып кайтып бирделәр. Эшләр тәмамлангач, йорт хуҗабикәсе белән чәй табыны артында алып килгән күчтәнәчләре белән сыйланып, аның хатирләрен тыңладылар, әңгәмә кордылар һәм истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Өлкән кешегә олы шатлык кичерү өчен күп тә кирәкми – җылы караш, хөрмәт һәм ярдәмгә бик рәхмәтле булып, волонтерларга изге теләкләрен җиткерде Мәкъмүнә Миңнесолтан кызы.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте сайты.