ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2022, 01:00

Бәхетле картлык

1 октябрь – Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне

Бәхетле картлык
Бәхетле картлык

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны сынмыйча-сыгылмыйча җиңеп чыга. Күптән түгел генә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәһимә Габдулхак кызы Заһидуллина да шундыйлардан. Район үзәгендә яшәүче, улы, 3 оныгы, 4 туруны булган юбиляр үзен бәхетле саный. Балаларының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп яшәүдән ямь таба. Фәһимә әбине күркәм юбилее белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов килде. Алар Русия Федерациясе һәм Башкорстан Республикасы җитәкчеләреннән котлау хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Реканс Фәнил улы Фәһимә Габдулхак кызын юбилее белән ихлас котлап, ил алдындагы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. “Сезне чын күңелемнән шушы күркәм, матур 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм. Тормыш иптәшегез белән матур, тигез, тату гомер иттегез. Алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулыкта яшәргә язсын, хезмәтегез өчен рәхмәт!” – диде ул. Фаил Әхнәф улы да, котлауларга кушылып, юбилярга саулык-сәламәтлектә, яшьләргә, балаларга, оныкларга үрнәк булып тагын да озак еллар яшәвен теләде. Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен Фәһимә әбинең: ул үз йортында көн күрә, һәрвакыт хәрәкәттә, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Ул безгә үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләде. “Олы яшкә җитүнең сере – булганына шөкер итеп яши белүдәдер, минемчә. Бер дә зарланып яшәмәдем – зарлана белмим дә, ничек булса шуңа риза булып яшәдем. Тормыш иптәшем белән 53 ел бергә яшәдек, 78 яшендә вафат булды. Сабыр булып, барысына риза булып яши белергә кирәк. Безнең заманда рәхәт булмады. Хәзер бигрәк рәхәт. Ирем белән җитәкләшеп чыгып киткәндә безнең мәхәббәттән башка бер нәрсәбез дә юк иде. Аның да әтисе юк, минеке дә – икебез дә ятим. Уфага чыгып киткәндә безнең кесәбездә бер тиен акча да юк иде. Вагоннар да бушатырга туры килде. Дөньяның нужасын да күп күрдек, менә хәзер бөтенләй рәхәтлеккә чыктым. Балаларым да, оныкларым да акыллы булдылар, картинәй дип өзелеп, яныма еш кайтып торалар. 3 оныгым, 4 туруным бар. Аллага шөкер, Ходай миңа гомер дә, тазалык та биргән. Балаларым әйбәт булгач, гомерем дә озаеп тора. Алар гел тәрбиядә тота. “Әнкәй, нәрсә кирәк?” – дип кенә торалар”, – дип хатирәләрен яңартты ветеран. Күпне күргән, күпне кичергән тыл хезмәтчәненең бер уфтанганын да ишетмәдек. Фәһимә әби: “Аллага шөкер, балаларым, оныкларым, барысы да тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр” – ди ул. “Әнкәебезнең әйткән сүзләреннән тайпылмыйча яшибез. Әниебезгә бу дөньяда күпне кичерергә язды, тик ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, тырышты, гомер буена эшләде. Менә бу йортны да күптән түгел салдык, ул үзе дә риза булып, безгә рәхмәтләр әйтеп тора. Без дә аңа бик рәхмәтлебез, ул безнең балаларны карашып үстерде”, – ди аның турында яратып улы Фирдәвес. “Тормыш иптәшем белән 42 ел бергә яшибез, әнкәй белән 15 ел бергә яшәдек. Аллаһка шөкер, бер дә сүзгә килмәдек, татубыз. Балаларны тәрбияләште, без көне-төне эштә булдык. Балаларга 1 яшь тулыр-тулмас эшкә чыга идек, әткәй белән икесе ярдәм кулы сузып, балаларны әйбәт итеп тәрбияләштеләр. 3 балабызны үзенеке кебек матурлап үстерешеп бирде, дисәк тә бер дә хата булмас. Балаларыбыз, Аллаһка шөкер, башлы-күзле. Әнкәйгә ныклы сәламәтлек телибез, аның кебек кеше дөньяда юк ул. Безнең өчен ул терәк тә, үрнәк тә. Алдагы көннәрдә дә шулай бергәләшеп, матур итеп яшәргә язсын”, – дип сүзгә кушылды Фәһимә әбинең килене Лилия. Зәйнәб Габдулхак кызы якыннары, балалары, оныклары, бертуганнары, әхирәтләре, күршеләре белән 90 яшен матур каршы алды. Туган көндә генә түгел, балалары, оныклар, туганнары кирәк чакта ихатадагы эшләрне карарга ярдәмләшеп, аны кайгыртып торалар. Монысы да олы бәхет. Әйе, ил өстенә килгән, чордашлары өлешенә тигән олы сынаулар чыныктыра, яшәүнең, хәзерге тыныч, мул тормышның кадерен белергә өйрәтә. Фәһимә Габдулхак кызы бүгенге көненә шөкер итеп, ихлас рәхмәтләрен укый, илләр тыныч булсын, дип тели. Озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала ул. Хөрмәтле юбиляр һәрчак хәрәкәттә, ихата тутырып чәчәкләр, яшелчә-җимеш үстерә, кош-корт та асрый. Өлкәннәребез балалары, якыннары тарафыннан һәрвакыт шундый җылы һәм матур сүзләр генә ишетеп, чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр иде. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, исәнлекләре нык булсын. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 39нчы санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: