

Китапханәче Лилия Арысланова чарада катнашучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар “өлкәннәр” сүзен ничек аңлаулары һәм үзләренең кайсы туганнары турында шулай әйтергә мөмкин булуын аңлатырга тырыштылар. Өлкәннәр балалар язучыларының нәнәй-картәтиләре турындагы шигырьләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар, табышмаклар чиштеләр, “Оныгыңны мәктәпкә әзерлә”, “Бишек җыры”, “Бию батлы” һәм башка конкурсларда теләп катнаштылар. Балалар сөекле якыннарын үз куллары белән ясалган бүләкләр һәм концерт номерлары белән сөендерде.
Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына “Картаямы соң йөрәк?” һәм “Картәтиләребез һәм картәниләребез яраткан әдәбиятта” дип исемләнгән иллюстратив- китап күргәзмәсе әзерләнде.
Бәйрәм дәвамында өлкән буын вәкилләренә чын күңелдән изге, матур теләкләр яңгырады.