ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Төрлесеннән
3 Октября 2022, 10:55

Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык

Өлкәнәю  – кешеләр гомеренең алтын көздәй чоры, шуңа да Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнәдер дә.

Өлкәннәрдә –  акыл, сабырлыкӨлкәннәрдә –  акыл, сабырлык
Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык

Элек-электән үк өлекән яшьләрдәге   кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткән: фидакарь хезмәт салган, намуслы балалар үстергән, оныклар тәрбияләү һәм башкаларга ия булган алар. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарылган барлык эшләр дә өлкән абый-аналар үткән. Һөнәри хезмәт юлларында алар шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын күп кичергән. Кадерле өлкәннәребезгә ихтирам күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы.

Өлкәннәргә олы хөрмәт йөзеннән 1 октябрь көнне район мәдәният йортында тантаналы кичә узды. Алдагы еллардан аермалы буларак ул конференция, фикер алышу форматында башланып китте. Әлеге очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм районветераннар оешмасы җитәкчесе Идгар Габдрахман улы Еникеев катнашты. Алар үз чыгышларында районыбыз өлкәннәрен күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, соңгы дәвердә башкарылган эшләр һәм киләчәккә уй-ниятләр турында сөйләделәр. Апа-абыйларыбызның төрле юнәлештәге күп сорауларына җентекле аңатмалар белән җавап кайтарылды. Хөрмәтле өлкәннәребезне  аеруча сәламәтлек саклау, юллар төзекләндерү, актив иҗтимагый эшчәнлек мәсьәләләре борчыганы ачыкланды.

Очрашуның икенче өлешендә районыбыз үзешчәннәре бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Эльвир Халиков, Ривенер Гобәев, Гөлназ Сәлимова, Гүзәл Табишеваның моңлы җырлары, Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының дәртле биюләре (җитәкчеләре – Эльза Сәетгәрәева, Рәйлә Нуриханова) өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде.

Күркәм тамашаның зур бизәге –  әлбәттә, өлкән апа-абыйларыбызның үзләренең сәхнә түрләренә чыгыш ясавы. Аллага шөкер, хаклы ялда булуларына карамастан, иҗатка, сәнгатькә гашыйклар алар. Ничә еллар дәвамында инде район мәдәният йортында “Идел” халык уен кораллары оркестры (җитәкчесе – Ренад Кәримов), “Березка” урыс вокал ансамбле һәм ветераннар хоры (җитәкчеләре – Гөлнара Шәймиева) уңышлы эшләп килә. Әлеге иҗат коллективлары мәдәни кичәләрдә, очрашуларда катнаша, төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Бәйрәм концертында алар тамашачыларга тагын бер тапкыр үзләренең һөнәрләрен, осталыкларын күрсәтте.

Бу коллективлар мактаулы “халык” исемен йөртә. Һәм әйтергә кирәк, 7 октябрь көнне алар “Дуслык гөлләмәсе” дип аталган үзешчән халык коллективларының республика фестивалендә катнашачак. Хөрмәтле өлкәннәребезгә уңышлар теләп калабыз.

Бәйрәм кичәсе бүләкләрсез булмый. Районыбызның мәдәни тормышында актив катнашулары һәм күркәм гомер бәйрәмнәре уңаеннан Ринат Хәбирҗан улы Вилданов, Зилә Лотфулла кызы Ишаева, Римил Мәснәви улы Исмәгыйлев, Надежда Васильевна Бочкарева, Галина Николаевна Гайлунь, Мария Марковна Гатиятова, Мария Филипповна Ларионова, Рида Рәшит кызы Шәйхетдиновага район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район мәдәният йортының фойесы да Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмчә бизәлгән иде. Район китапханәсе, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр искиткеч матур булды. Алар янында истәлекле фотосурәткә төшми калмаган кешеләр булмагандыр

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең тагын бер мәртәбә үтеп киткән бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас