

Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара төсле. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы, аларга кушылып җырлаучы кешеләребез бар әле.
Үзешчән артистларыбызны берләштерү, сәләтле яңа исемнәр ачу, милли традицияләребезне саклау ниятеннән 29 сентябрьдә район мәдәният йортында “Моңга бай гармун бәйрәме” оештырылды. Районыбызның төрле авылларыннан оста гармунчылар бирегә җыелып, жюри әгъзалары һәм тамашачыларга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнеп, музыка серләренә өйрәнүче яшь талнтларыбызның чыгышлары аеруча көчле алкышларга күмелде.
Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчеләре дә була. Ильяс Сакаев, Динар Гәрәев, Алмаз Ризвановны берләштергән ансамбль – “Иң яхшы трио”, Марсель Әшәрәпов белән Илнур Миңнекәев – “Иң яхшы дуэт” дип билгеләнде. Аларның җитәкчеләре – Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Рәйсә Әхмәт кызы Латыйпованың кул астында Әскар Әхмәтов та белем ала. Бу талантлы егетебез бәйгедә 1нче урынга лаек булды. Әйтергә кирәк, Әскар быел аеруча талантлы укучыларга бирелә торган Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә дә лаек булды. Булат Хаҗгалиев, уңышлы чыгыш ясап, 2нче урынны яулады (укытучысы – Альбина Фәрит кызы Әхмәтова).
Гармунда уйнаучы үзешчән якташларыбыз белән районыбызның мәдәният хезмәткәрләре аерым төркемнәргә бүленеп, һәрберсендә үз җиңүчеләре билгеләнде. Көсәкәйдән Рәсүл Сафиуллин белән Таскаклыдан Илвир Әхияровка – 3нче, Калмашбаштан Рәвис Сабитовка – 2нче урын бирелде, Яңа Котыдан Урал Шәяхмәтов һәм Тайняштан Илдар Хәмидуллин беренчелекне яулады.
Үзешчәннәр арасында өченче урынны Таскаклыдан Салават Казыйханов белән Иске Бәширдән Хәләф Гыйлемханов бүлеште. Икенче урынга Калмашбаш авылыннан Хаҗгали Таюпов чыкты. Беренчелек – Иске Калмаштан Илһам Садыйковның кулларында!
Район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева барлык җиңүчеләргә оештыру комитетының Почет грамотасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әлеге бәйгедә гармунда уйнап кына түгел, аңа кушылып җырлап та катнашу мөмкинлеге бар иде. Мондый оста, сәләтле якташларыбыз да бихисап. Алар арасында исә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 3нче урында – Чакмагыштан Зилә Ишаева һәм Рәҗәптән Рифир Галиуллин, 2нче урында – Үрнәктән Самат Гәрәев һәм Рапаттан Илдар Галиев, 1нче урында – Таскаклыдан Миңненур Бәхтина.
Чакмагыштан Хәүлә Янгирова – “Иң өлкән катнашучы”, Тозлыкуштан Клара Хафизова – “Гармунга тугрылык”, район мәдәният йортының гармунчылар ансамбле “Милли колорит” номинацияләрендә Диплом белән бүләкләнде.
Быел «Моңга бай гармун бәйрәме» Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Милли гореф-гадәтләребезне тергезүче, мәдәниятебезне үстерүче мондый күркәм чараларның алдагы елларда да дәвам итәчәгеннә ныклы ышанабыз.