ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
5 октябрь 2022, 06:35

Волонтерлар мәгариф ветеранына булышты

4 октябрьдә райондагы Яшьләр үзәгенең  «Без бергә» ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, мәгариф ветераны М.М. Әминевага йорт яны территориясен җыештыру буенча ярдәм күрсәттеләр. Алар кулларына эш кораллары алып, ихата  тирә-ягын  корыган, көзге яфраклардан  чистарттылар, чәчәкләр клумбаларын тәртипкә китерделәр, чүп-чар җыйдылар.

Волонтерлар мәгариф ветеранына булыштыВолонтерлар мәгариф ветеранына булышты
Волонтерлар мәгариф ветеранына булышты

 

Волонтерлар даими рәвештә өлкән кешеләргә ярдәм итә.   Алар бу изге эштә бик теләп катнашалар.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: райондагы Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас