

Әйтергә кирәк, мондый ярдәм җыюда ватанпәрвәр, битараф булмаган яшьләребезнең дә инициатива күрсәтүе аларга карата хөрмәт хисе генә уята. Шәхси эшкуар, Яңа Коты авылы биләмәсе депутаты Руслан Хафизов һәм Украинадагы махсус операциядә катнашучы райондашыбыз Денис Шәрифуллин – шундыйлардан. Алар муниципаль район хакимияте белән берлектә безнең районнан мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Руслан Хафизов әйтүенчә, мобилизацияләнгән райондашларыбыз өчен кирәк-яраклар “Шайба” кибетендә һәм аның йортында җыелды. Алар күптән түгел Саратов шәһәрендә булып, якташларыбызга җыелган гуманитар ярдәмне һәм якыннары, дус-туганнарының сәламнәрен тапшырып, райондаш егетләребезнең күңелен күтәреп кайтты. Бу изге ниятне тормышка ашыру инициативасы яшь эшкуарда ничек туган соң? Бу сорауга Руслан Рәшит улы болай дип җавап кайтарды:
– Дустымның бертуган энесенә военкоматтан повестка килгәч, махсус хәрби операциягә баручы якташларыма кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, дигән теләк белән яна башладым. Чөнки дустымның энесе авылда яши, 3 бала әтисе, бүгенге заманда гаиләне тәэмин итү өчен болай да күп акча таләп ителә, ә хәрби операциягә барырга юлланучылар өчен термокиеме дә, аяк киемнәре дә һәм башка күп нәрсәләрнең кирәк булуы беркемгә дә сер түгел. Яисә, аларның күпчелеге кибетләрдә беткән яки бик кыйммәт тә әле. Ә мондый авыр хәлдә калган кеше бер дустымның энесе генә түгел бит, бүгенге көндә мондый ярдәмгә мохтаҗлар бихисап. Украинадагы махсус операциядә катнашучы тәҗрибәле егет Денис Шәрифуллин белән киңәшләштем дә, аның белән бергә якташларыбызга ничек һәм нәрсә белән ярдәм итә алуыбыз турында фикерләштек, кулыбыздан килгәнчә ярдәм оештырырга сөйләштек. Ничек битараф каласың инде, егетләрнең бит күпчелеге минем яшьтәшләрем, күбесе таныш-белешләр. Билгеле, яу кырында берни дә артык булмый. Мондый авыр вакытта бигрәк тә бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм.
Санаулы көннәр эчендә битараф булмаган райондашларыбыз бердәм ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләр өчен посылкалар җыелды. Мөмкинлеге булган һәркем ярдәм итәргә тырышты. Алар өчен изге күңелле райондашларыбыз җылы киемнәр, тиз бозылмый торган азык-төлек, кирәкле әйберләр, хәтта гитарага кадәр алып килгәннәр. Әйткәндәй, якташыбыз Рөстәм Нәбиев тәүгеләрдән булып ярдәм күрсәткән.
Әлбәттә, бу изге эштә Руслан Хафизовның төп ярдәмчесе – аның тормыш иптәше Иринаның ярдәме бәһаләп беткесез.
– Тормыш иптәшем йөклелекнең соңгы аенда булуга карамастан, миңа бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Китерелгән әйберләрне тартмаларга бүлеп тутырышты, исемлекләр төзеде, гел янәшәмдә булды. Мине бу эштә хуплаган, бар яклап та ярдәм күрсәткән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, барлык битараф булмаган райондашларга, якыннарыма зур рәхмәт белдерәм, – диде ул.