

Муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тантаналы рәвештә Булат Әхсән улы Хәбибуллинга бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырды. Ул аны хроник авыруларның авыр төрләре белән чирләгән инвалидларны торак белән тәэмин итү программасы буенча алды. Район җитәкчесе әлеге дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлегенә ия булган егетне ихлас тәбрикләде, фатир ачкычын тапшырып, аңа сәламәтлек, яңа йортта бәхетле, имин гомер кичерүен теләде.
Үз чиратында Булатның әти-әнисе Әхсән Хәсән улы һәм Сәния Габделхай кызы да район башлыгына, Республика Хөкүмәтенә улларына карата шундый игътибар һәм хәстәрлек күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт белдерде. Яңа фатир алу бәхетенә ия булучы егетнең һәм аның әти-әниләренең йөзендә шатлык чаткылары һәм сөенеч нурлары чагыла иде. Чынлап та, үз фатирың булуы зур бәхет һәм олы шатлык ул.
Без дә үз чиратыбызда Булатның тормышында мондый сөенечле мизгелләр ешрак булып торсын, фатирыгыз котлы булсын, яңа йортта шатланып яшәргә язсын, дигән теләкләребезне җиткерәбез.