ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
11 октябрь 2022, 05:05

5“А” сыйныфы - шәйморатовчылар сафында.

Республикабызда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге тәүге сыйныфлар 2020 елда ук ачыла башлаган иде. Агымдагы уку елында исә Чакмагыш районында да “Шәйморатов сыйныфы” барлыкка килде.

5“А” сыйныфы - шәйморатовчылар сафында.5“А” сыйныфы - шәйморатовчылар сафында.
5“А” сыйныфы - шәйморатовчылар сафында.

Республика көне алдыннан район үзәге гимназиясенең 5“А” сыйныфы укучылары шәйморатовчылар сафына кабул ителде. Чакмагыш тарих-туган якны өйрәнү музеендә узган әлеге күркәм чарада Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, шундый ук депутат Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Ямигънур кызы Мөхәммәтшина, Чакмагыш районының хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, балаларның әти-әниләре катнашты. Мөхтәрәм кунаклар шәйморатовчыларны тормышларындагы куанычлы вакыйга белән тәбрик итте, аларга һәм укытучыларына уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде. Гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп балаларга күкрәк билгеләрен таратса, хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров сыйныф командирына 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең байрагын тапшырды. Чакмагыш гимназиясенең яшь шәйморатовчылар сыйныфына технология укытучысы Илшат Рәфил улы Әрдаширов һәм хәрби куратор Руслан Марсель улы Гыйрфанов җитәкчелек итә. Төп дәресләрдән тыш, сыйныфтагы 30 бала киңкырлы юнәлештә өстәмә белем ала, туган якны өйрәнү, инглиз теле, физик культура, хәрби әзерлек, җыр, рәсем түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә дә йөри алар. Шуңа күрә дә яшь егет-кызларыбыз мәктәп, район күләмендә узган мәдәни һәм спорт чараларында, төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм уңышларга ирешә. Башка сыйныфларга барлык яклап та үрнәк булырга тиешлекләрен шәйморатовчылар яхшы аңлый һәм сынатмаска тырыша. Тантаналы вакыйгага ныклы әзерлекләрен дәлилләп, алар Рәсәй, Башкортстан гимннарын, үлемсез “Шәйморатов генерал” җырын бергәләшеп башкарды. “Шәйморатов сыйныфы”нда илебез тарихына хөрмәт, Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре һәм аның легендар командиры Миңнегали Шәйморатов үрнәгендә Ватаныбыз белән горурлану, укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру, актив гражданлык позициясе булдыруга юнәлтелгән эш алып барылачак. Бүгенге көндә бу аеруча актуаль” –диде чараны оештыручы һәм алып баручы, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова. Иманыбыз камил, Чакмагышның тәүге “шәйморатовчылары” биргән антларына тугры булып, якташлары, әти-әниләре, укытучылары йөзенә кызыллык китермәс һәм “Салават токымнары чигенә белми” девизы астында намуслы тормыш юлы узыр. Районыбызда “Шәйморатов сыйныфлары” моның белән генә чикләнмәс дигән изге теләктә булыйк.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас