

Биредә Башкортстанның төп бәйрәменә багышлап үткәрелгән чара республикабызның гимнын тыңлаудан башланды. Тәүдә балалар Башкортстанның җиде могҗизасына багышланган презентация тәкъдим итте. Малайлар һәм кызлар бу чарада милли батыр Салават Юлаев, шифалы башкорт балы, “Урал батыр” эпосы, Шүлгән-Таш тыюлыгы һәм башка истәлекле урыннар турында үзләре өчен яңа булган мәгълүматлар үзләштерделәр. Моннан тыш, чара барышында алар Республика көне тарихы, дәүләт символлары, башкорт халкы традицияләре, халык каһарманнары һәм туган төбәкнең табигать байлыклары, халык музыкаль уен кораллары, республиканың данлыклы шәхесләре турында да бик күп белделәр. Балалар кемузардан “Үз туган ягыңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр, туган республикабыз тарихы, мәдәнияте белән яхшы таныш булуларын исбатладылар. Чараны йомгаклап, аның әзерләп үткәргән китапханәче Альбина Сайдякова Башкортстаныбызның төп байлыгы – аның күп милләтле халкы, дип билгеләде. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Юмаш авылы модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” сайтындагы сәхифәсе.