ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
11 октябрь 2022, 04:55

Якташларыбызны тәбрикләү тантанасы узды.

Республика көне алдыннан район мәдәният йортында төрле өлкәләрдә хезмәт салып, югары уңышларга ирешүче якташларыбызны тәбрикләү тантанасы узды.

Якташларыбызны тәбрикләү тантанасы узды.Якташларыбызны тәбрикләү тантанасы узды.
Якташларыбызны тәбрикләү тантанасы узды.

Әлеге күркәм чарада Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов катнашты. “Шундый истәлекле көндә намуслы хезмәте белән районны данлаган шәхесләргә лаеклы бүләкләрен тапшыру аеруча куанычлы. Киләчәктә дә туган районыбыз, сөекле Башкортстаныбызның ышанычлы үсеше хакына изге башлангычларыгызда уңышлар, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим” – диде Реканс Фәнил улы үзенең чыгышында һәм күркәм миссиягә күчте. Районыбызның иң югары бүләге – Почет грамотасына шәхси эшкуар Илфир Әфләх улы Әхкәмов, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Нефтекама филиалы Чакмагыш комплекслы хезмәтенең мастеры Марат Рифир улы Ганиев, алтынчы санлы балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Фидәүсә Фидай кызы Камилҗанова, Сыйрышбаш авыл китапханәсенең китапханәчесе Ира Наил кызы Мәгалимова, район мәдәният йортының бухгалтеры Лилия Мөнир кызы Солтанова, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгының урынбасары Илгиз Ирек улы Сәлахов лаек булды. Мәктәпкәчә белем бирү ветераны Кәтибә Хәлим кызы Галиева, “Башавтотранс”ның Дүртөйле филиалына караган Чакмагыш колоннасында автобус йөртүче Илшат Илфир улы Әхтәмов, “Ретро” кафесы пешекчесе Рәмилә Фәнир кызы Галимова, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Нефтекама филиалы Чакмагыш комплекслы хезмәтенең диспетчеры Илшат Әнвәр улы Дәүләтшин, алтынчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлшат Әбүзәр кызы Латыйпова, Калмашбаш фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Рәйлә Әнвәр кызы Рамазанова, “Туймазы урман хуҗалыгы” учреждениесенең Чакмагыш мастерлык участогы урманчысы Ренат Рахмай улы Хәйруллин, җаваплылыгы чикләнгән “Изгелек территориясе+” җәмгыяте хезмәткәре Илшат Рәвис улы Янгировлар район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасы кысаларында Чакмагыш елгасы ярын төзекләндерүче “Сантехника” җәмгыятенең директоры Аяз Радик улы Вәлитов һәм участок начальнигы Радик Расих улы Вәлитов, “Башкорт ихаталары” программасы буенча Коммунистик, Тынычлык урамнарына караган микрорайонда төзелеш эшләре алып барган “РефСтройПроект” җәмгыятенең участок начальнигы Илдар Таһир улы Якупов, шәхси эшкуар Рөстәм Дамир улы Шәриповка район хакимияте башлыгының Рәхмәте белдерелде. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов та очрашуга җыелучыларны якынлашып килүче Республика көне белән тәбрикләде, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Башкортстанның бүген уңышлы үсештә булуын, барлык күрсәткечләр буенча да югары урыннар биләвен ассызыклады. “Бүген бүләк алган һәр кеше – республикабызның горурлыгы һәм аларның барсы да җылы сүзләргә лаек” – диде Ирек Марс улы. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Таһир Флүр улы Флүровка Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Почет грамотасы тапшырылды. Чиксез мактауларга лаек булган мөхтәрәм якташларыбызга Ривенер Гобәев, Гүзәл Табишева, Гульнара Шәймиева башкаруындагы матур җырлар бәйрәм бүләге булып яңгырады.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас