+24 °С
Яңгыр


Бу көнне анда катнашучы кызлар үзләренең кул тиресенә һәм аның торышына туры килгән косметика кулланып карый алды. Алар шулай ук декоратив косметиканың сыйфаты һәм төсләр билгеләнеше белән таныштылар, үзләренә ошаган продукциядән дөрес файдалану буенча квалификацияле киңәшләр алдылар. Тырнак дизайны өлкәсендә чын профессионал – Светлана Гайнулла кызы Вәлиева чараның кунагы булды. Ул һәммәсенә дә маникюр эшләү нигезләрен өйрәтте, лак белән буяу техникасы, бу эшнең нечкәлекләре, тырнаклар белән эш иткәндә кирәкле инвентарь белән таныштырды.
Чарага әзерләнгән “Матурлык дөньяны яулый” дип исемләнгән китап күргәзмәсе укучыларга гаҗәеп матурлык дөньясы серләрен ачты.