+28 °С
Болытлы


Күптән түгел авыл старостасы Зилә Тимерҗан кызы Ишбулдина җитәкчелегендә авыл халкы Бүләк авылы зиратын вак куаклардан һәм чүп үләннәреннән чистартып, аны сетка белән әйләндереп алды. Узган елда иганәче Рөстәм Нәбиев җитәкчелеге астында зиратка тимер капка куелып, “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел” язуы урнаштырылган иде.