+24 °С
Дождь


Әлеге күркәм бәйрәм белән юбилярны якыннары гына түгел, Чакмагыш авыл Советы хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов та тәбрикләде. Юбилярга Русия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Клавдия Ивановна гомере буе Чакмагыш заводында намуслы хезмәт сала. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул ике баласы һәм өч оныгының кадер-хөрмәтенә төренеп яши.