+24 °С
Яңгыр


Шушы истәлекле дата алдыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Үсеш ноктасы” үзәгендә “Әти белән шахмат уйныйм” дип аталган гаилә бәйрәме үткәрелде. Җылы һәм дустанә мохиттә үткән чара һәркемгә аралашу шатлыгы, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм бүләк итте. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева әтиләрне якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрикләп, чарада актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды.