ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 октябрь 2022, 14:05

Изге антына тугры калды

Иртә өзелсә дә гомерләрең, Халык күңелендә яшәрсең Йөрәкләрдә, безнең күңелләрдә Якты йолдыз булып яшьнәрсең... Бүген, 16 октябрь көнне, Чакмагыш район халкы Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган Артур Радик улы Хәмәтгәрәев белән хушлашты

Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды

 Бары тик 28 яшьлек солдатның соңгы юлга озату тантанасына килүчеләрнең чиге юк иде. Чакмагышлылар, кызыл гвоздикалар тотып, район мәдәният йорты алдына җыелды. Бирегә йөзләгән кеше – Артурның туганнары һәм танышлары килгән иде. Артур – Чакмагыш егете. Чакмагыш гимназиясенең иң актив, талантлы, спорт сөюче укучысы, гимназиянең шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзасы. 2017 елда ул Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Нижневартовский шәһәренә вахта ысулы белән эшкә керә. 2020 елның декабрь аенда Артур Русия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафына алына. 2021 елдан контракт буенча сержант булып хезмәт итә. 2022 елның август аенда Украинага махсус хәрби операция зонасына юнәлә. 30 сентябрьдә, Артур миномёт һөҗүме астына эләгеп, авыр җәрәхәтләр алып, атна дәвамында үлем белән көрәшә. Кызганычка каршы, 7   октябрьдә   Артурның батыр йөрәге тибүдән туктый. “Артур Хәмәтгәрәвны югалту район өчен зур кайгы. Без аның исемен мәңгеләштерү өчен барлык көчебезне салачакбыз. Артурның туганнары, якыннарына ярдәм кулы сузу – безнең төп бурычыбыз”, – диде үз чыгышында район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. “Игенче” редакциясе коллективы исменнән Артурның әнисе Гөлназ Вил кызы Әхмәтова, әтисе Радик Рамил улы Хәмәтгәрәев, туганнары Рәмзил, Илдарның үтә дә тирән кайгысын уртаклашабыз. Артур Хәмәтгәрәвны соңгы юлга озату турында тулырак мәгълүматны гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды
Изге антына тугры калды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: