ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 октябрь 2022, 11:25

Икмәк – яшәү терәге

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк һәр кешенең тормышында зур әһәмияткә ия: ул – сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела һәм төп туендыручы булып санала. Үрнәк авылы клубында 16 октябрьдә узган  “Менә ул – хуш исле икмәк” дигән чара да  нәкъ менә шул темага багышланган иде. Анда икмәк, аның кешеләр тормышындагы әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.

Икмәк – яшәү терәге
Икмәк – яшәү терәге

Укучылар  игътибарына шулай ук “Икмәк – безнең байлыгыбыз” дигән темага презентация тәкъдим ителде.  Аларга элек-электән иген чәчү, әби-бабаларыбызның нинди хезмәт коралларыннан файдаланулары, өстәлләребездә һәрчак икмәк булсын өчен игенчеләрнең тырыш хезмәте турында  сөйләделәр. Чарада катнашучыларга  белемнәрен ныгыту өчен слайдлар күрсәтелде, бу катлаулы процесста мәшгуль төрле һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирелде. “Башак үсә” физкультминутка-уен да аларның күңеленә хуш килде. Чара ахырында балаларга “Ипигә  баскан кыз турында тарих” дигән гыйбрәтле мультфильм күрсәтелде.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Үрнәк мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: