ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 октябрь 2022, 11:50

Район Советы депутаты "Башкортостан –24" телеканалында "Уфа вакыты" программасында катнашты

Күптән түгел "Башкортостан –24" телеканалында "Уфа вакыты" программасының "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" көндезгеге чыгышы дөнья күрде.

Район Советы депутаты "Башкортостан –24" телеканалында "Уфа вакыты" программасында катнашты
Район Советы депутаты "Башкортостан –24" телеканалында "Уфа вакыты" программасында катнашты

Халык программасының кунаклары итеп Башкортостан Республикасында М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабының координацияләү советы рәисе Рөстәм Ишмөхәмәтов, Чакмагыш районы буенча "Республиканың башкорт хатыннары" җәмгыятенең төбәк җитәкчесе Резеда Ильясова, М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабының чакыру үзәге хезмәткәре Гузәл Нуртдинова, Стәрлетамак шәһәренең ВДВ ветераннары җәмгыяте рәисе Фәнүр Дәүләтбаев чакырылган иде.
Программа барышында сүз мобилизацияләнгән яүгир якташларыбызның туганнары, якыннарына ярдәм итү мөмкинлекләре турында барды.
Эфирның икенче өлешендә мобилизацияләнгән һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләренә психологик ярдәм күрсәтү мөһимлеге турында әңгәмәләштеләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: