ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 октябрь 2022, 15:50

Тәмәкенең зыяны турында

Яңа Балтач мәдәният йортында  тәмәке тартуның  зыяны темасына   “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелде.

Тәмәкенең зыяны турында
Тәмәкенең зыяны турында

Укучылар алдында Яңа Балтач фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры С.В. Умырбаева  чыгыш ясады. Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Г.В. Бакиева укучыларга Җинаятьләр кодексы һәм РФ законнары буенча зарарлы матдәләр куллануның  начар нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатты. Биләмә хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече А. Хәбирова  сәламәт яшәү рәвеше, спорт, музыка, сәнгать, туризм һәм башка модада булган чит илләрдәге яшьтәшләр  темасына тукталды. Чара ахырында Яңа Балтач мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев укучыларга гөнаһларга китерүче әхлаксызлык, рухсызлыкны барлык диннәрдә, шул исәптән исламда да хупламауларын кисәтте.

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Яңа Балтач урта мәктәбенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: