ИГЕНЧЕ
+2 °С
Облачно
Төрлесеннән
20 Октября 2022, 04:40

Табыннар тулы булсын!

Тәмле ашарга, пешеренергә яратмаган кеше бар микән ул?! Гәзит-журналларны алсаң да, интернет челтәренә керсәң дә  берәр үзенчәлекле рецептка тап буласың. Аны әзерләп, тизрәк якыннарыңны сөендерәсе килә. Күпчелек хатын-кызларны аш-су остасы дип әйтергә була. Шуңа да   Халыкара пешекче көнен алар өчен дә бәйрәм, дип исәпләргә була. Районыбызның барлык пешекчеләрен һәм аш-суга оста хуҗабикәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Табыннар тулы булсын!Табыннар тулы булсын!
Табыннар тулы булсын!

 

 Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.   Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас